«Казан» халыкара аэропорты» АҖ Директорлар советы утырышы бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, бу хакта Президентның рәсми сайтында хәбәр ителә. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Яңа Мастер-план предприятиене үстерүнең 3 этабын күз алдында тота: 2030, 2040 һәм 2050 еллар. Документ кысаларында яңа терминаллар (пассажир һәм почта-йөк машиналары), техник хезмәт күрсәтү ангары төзү, пассажир перронын киңәйтү һәм тиешле инфраструктураны яңарту планлаштырыла.