Фәрит Хәнифов «Казан Экспо» мәйданчыгында ватан техникасын кулланып хәрәкәт интенсивлыгы түбән булган юллар төзелеше турында сөйләде

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан машина төзелеше форумы ачылды, анда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп кою. Казан" темасына эшлекле программа оештырылды. Бу минутларда чара кысаларында «Машина төзелеше һәм төзелеш предприятиеләре арасында кооперацияләрне үстерү» дигән түгәрәк өстәл уза, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнаша.

Түгәрәк өстәл барышында министр ватан (суверен) юл-төзелеш техникасын һәм технологияләрен кулланып, хәрәкәт интенсивлыгы түбән булган юллар салу турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International