4 декабрь “Казан” аэропорты Гарәп Әмирлегенә очышларны яңартты

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африканың беренче һәм иң эре лоукостеры Air Arabia Airbus A320 һава судноларында Шарджа-Казан-Шарджа юнәлеше буенча ике даими рейсын үтәүгә кереште. Очышлар:

- пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 00:05 сәгатьтә Казаннан, Шарджада 06:05 сәгатьтә төшә;

- чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә Шарджадан 19:00 сәгатьтә, «Казан» аэропортына 23:00 сәгатьтә утыра.

Очуның озынлыгы 5 сәгать тәшкил итә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вакыты 1 сәгатькә Мәскәүнекеннән алда йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International