Түбән Новгород - Казан маршрутында 50 меңнән артык пассажир йөргән

2022 елның 2 декабре, җомга

Исегезгә төшерәбез, беренче Түбән Новгород - Казан тизйөрешле электр поезды Казаннан 4 августта китте. Августтан декабрь аена кадәр күчмә состав 50 меңнән артык пассажир ташыды.

2 декабрьдә Казан тимер юл вокзалында 50 меңенче пассажир бүләкләнде, ул Екатерина Сметанина булды. Юбилей билет иясен шәһәрара пассажир компаниясенең автоматлаштырылган идарә системасы билгеләде, ул, нинди кушымта яки җайланма ярдәмендә сатылуга карамастан, һәрбер юл документын терки.

Бүләк сыйфатында «Содружество» ППК компаниясе вәкилләре пассажирга маршрут буенча бушлай йөрү сертификатын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International