«Актаныш - Мөслим» автомобиль юлы участогына капиталь ремонт ясалды

2022 елның 2 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “Актаныш - Мөслим” автомобиль юлы 24+400 км 28+44 участогына капиталь ремонт эшләре башкарылды. Төзекләндерү эшләре 2022 елга юл эшләре программасында каралган чаралар кысаларында башкарылды. 

Ремонт участогының озынлыгы 4,04 км тәшкил итә. Автомобиль юлы III техник категориягә керә. Проектлаучы - "Новый Град" ҖЧҖ, эшләрнең заказчысы - "Главтатдортранс" ДКУ, подрядчы оешма - "Татавтодор" АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International