Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы төзелеше мәсьәләсе буенча штабның күчмә утырышын уздырды, ул «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составына керәчәк. Киңәшмәдә «Автострада» АҖ, «СМП-Нефтегаз» АҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Татдорпроект» институты» АҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Чара барышында подряд оешмалары 2022 елга эш күләмнәрен үтәү һәм акчаларны үзләштерү турында сөйләделәр. Төзелеш Татарстан Республикасы һәм «Автострада» АҖ арасында концессион килешүе кысаларында гамәлгә ашырыла.