«Бүгенге көндә республиканың юл оешмалары кышкы шартларда эшләргә тулысынча әзер. Агымдагы сезонда региональ автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны карап тоту чаралары төзелгән дәүләт контрактлары нигезендә, автомобиль юлларын карап тоту буенча 9 генераль подрядчы оешма һәм ясалма корылмаларны карап тоту буенча 12 генподрядчы оешма тарафыннан гамәлгә ашырыла», - дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында Эдуард Данилов.
Юл оешмалары карамагында 1148 махсус техника бар. Бу 336 катнаш юл машинасы, 131 автогрейдер, 119 рота һәм 562 башка техника (экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар). Махсус техника ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы шартларда эшләргә әзерләнгән.