Бүген «Транспорт атнасы» форумы кысасында «Nordwind Airlines» авиакомпаниясе һәм Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты арасында маршрут челтәрен үстерү өлкәсендә стратегик партнерлык буенча Килешү имзаланды.
Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Документны Nordwind авиакомпаниясе генераль директоры урынбасары, коммерция директоры Антон Маттис һәм "Казан" халыкара аэропорты" АҖ генераль директоры Сергей Романцов имзалады.