"Уңайлы мохит" Тоталь тесты гомумроссия акциясе сезнең инклюзия өлкәсендәге белемнәрегезне тикшерәчәк

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

2 декабрь Халыкара инвалидлар көне алдыннан «Уңайлы мохит» тоталь тестының гомумроссия акциясе старт ала. 

Чара гадәттәгечә онлайн-форматта уздырыла. Ул берничә тематик блокны үз эченә ала:

- уңайлы мохит булдыру;

- инвалид кешеләр белән аралашу этикасы;

- ситуацион ярдәм күрсәтү кагыйдәләре.

 Рәсми сайтта трансляциягә тоташу һәм тест узу өчен сылтама тәкъдим ителәчәк. Интернетка керү мөмкинлеге булган теләсә кайсы шәхси җайланмадан катнашырга мөмкин. Белем тесты 2022 елның 10 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International