Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында Иске Әлем - Чишмә автомобиль юлы төзелеше тәмамланды. Төзелгән участокның озынлыгы 4,84 км тәшкил итә. Юл IV техник категориягә карый. Объектта яңа юл катламы, 14 су үткәргеч торбасы, асфальт-бетон өслек ясау эшләре башкарылды.
Эшләр 2022 елга юл эшләре программасында каралган чаралар кысаларында үтәлде. Төзелешне проектлаучы - "Яңа Шәһәр" ҖЧҖ, генераль подрядчы оешма - "Татавтодор" АҖ.