Министрлыкта имин хезмәт шартларын тәэмин итү һәм саклау буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта хезмәтне саклау буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Чарада «Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Данилов, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы белгечләре катнашты. Утырышта 2022 елның II һәм III кварталында производствода бәхетсезлек очраклары булган предприятиеләрдә производство травматизмы торышы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырыш материаллары белән түбәндәге сылтама буенча Министрлык сайтында танышырга була: https://mindortrans.tatarstan.ru/materiali-zasedaniy-mezhvedomstvenoy-rabochey.htm.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International