"Россия" авиакомпаниясе Мисырның популяр курортына очуларны яңартты. Казан - Хургада маршруты буенча беренче чартер туристик рейс 1 ноябрьдә китте.
Билгеләп үтик, рейсларга билетлар очу, трансфер, кунакханәдә яшәүне һәм экскурсия программаларын үз эченә алган комплекслы туристик продуктны алганда гына гамәлдә.
Казан - Хургада маршруты буенча рейслар атнага ике тапкыр: сишәмбе һәм шимбә көннәрендә планлаштырыла.
Тулырак мәгълүмат сайтта: https://www.kazan.aero/.