Хөрмәтле республика юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2022 елның 16 октябре, якшәмбе

Чын күңелдән Сезне һөнәри бәйрәмегез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре Көне белән котлыйм! 

Юл комплексы дәүләтебез икътисадында, халыкның мобильлегендә аерым урын алып тора һәм Татарстанның инвестицион һәм туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итә. Сез трассалар саласыз һәм күперләр төзисез, автомобиль юлларында көне-төне эшлисез, Сезнең тырышлыгыгыз белән гражданнарның уңайлы һәм төзек тормышы өчен шартлар тудырасыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез, осталыгыгыз алга таба да безнең төбәктә яшәүчеләргә хезмәт итсен!

Ветераннарыбызга аерым хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең тырыш хезмәтегез һәм уникаль тәҗрибәгез нәтиҗәсендә югары квалификацияле белгечләрнең яңа буыны көн саен куелган бурычларны хәл итә. Ышанам ки, Сез салган һөнәри традицияләр юл хуҗалыгы өлкәсендә киләчәк казанышлар өчен ныклы нигез булыр.  

Бу тантаналы көндә яңа проектларны уңышлы тормышка ашыруыгызны, ниятләрне гамәлгә ашыруыгызны һәм куелган максатларга ирешүегезне телим! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер, тотрыклылык, иминлек теләгендә калам!

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ф.М. Хәнифов
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International