Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин Казанның ике автомобиль юлын ачтылар

2022 елның 14 октябре, җомга

Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» реконструкцияләүдән соң халыкара аэропортына керү юлын ачу тантанасында катнаштылар. Видеоэлемтә аша Казанда Осиновская урамы һәм Самарада реконструкцияләнгән автомобиль юлына старт бирелде. Тантаналы ачылышта шулай ук Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Росавтодор» Федераль юл агентлыгы башлыгы Роман Новиков һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International