Бүген «Казан Экспо» МВЦда «Юл - 2022» X Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумы үз эшен башлады.
Форум кысаларында күргәзмә экспозициясе ачылды, анда илебездә җитештерелгән юл техникасының 50 дән артык үрнәге тәкъдим ителде.
Чарада «Росавтодор» Федераль юл агентлыгы башлыгы Роман Новиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.
https://mindortrans.tatarstan.ru/index.htm/news/2130433.htm