Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин «Мир битумов и ПБВ» конференциясендә катнашты.
Сәламләү сүзендә министр урынбасары агымдагы елда республика территориясендә шактый күләмдә юл төзелеше башкарылуы турында сөйләде. "Масштаблы проектларны гамәлгә ашыру исәбенә соңгы елда подряд оешмалары тарафыннан битумны куллану ике тапкырга диярлек артты", - дип ассызыклады Артем Чукин.
Ахырда Артем Чукин «Юл - 2022» күргәзмә-форумын һәм юл-транспорт комплексын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән эшне дәвам итү мөмкинлеге турында искәртте.