Түбән Камада «Горэлектротранспорт» МУП 55 еллык юбилеена багышланган чара узды. Анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты.
Бәйрәм чарасында Рамил Муллин ассызыклаганча, Түбән Кама шәһәре тарихы һәм үсеше предприятие тарихы һәм үсеше белән тыгыз бәйләнгән.