Татарстанның Лениногорск районында 1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр Кичү – Кузьминовка автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябык. Биредә 19,8 км дан 23,7 км га кадәр участокта капиталь төзекләндерү планлаштырылган.
Машина йөртүчеләрне әлеге юл буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.
Әйләнеп узу өчен төбәк әһәмиятендәге Кичү – Ормышлы - Сарабиккол һәм Иске Куак - Мичурин - Яңа Сережкино автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.