«Содружество» компаниясе шәһәр яны поездларында спорт инвентарьларын бушлай йөртүне кертә

2021 елның 7 мае, җомга

15 майдан пассажирлар шәһәр яны поездларында өстәмә түләүсез велосипед, самокат, сноуборд һәм чаңгы алып бара ала.

Акция спорт инвентарьларына да кагыла, аның күләме өч үлчәнеш суммасы буенча 180 сантиметрдан артып китәргә мөмкин, әмма ул пассажирлар узуга комачауламаска тиеш.

Әлеге шартлар «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенең хезмәт күрсәтү полигонында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән гамәлгә кертелә.

Фото: https://zen.yandex.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International