Казанның Совет районында Магистраль урамын илкүләм проект буенча тулысынча төзекләндерәчәкләр

2021 елның 7 мае, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Казанда Совет районындагы Магистраль урамын тулысынча төзекләндерү башланды - 1,86 км озынлыкта Мамадыш трактыннан алып Тыныч урамына кадәр. Биредә югары чыдамлыкка ия ЩМА-16 вак таш-мастиктан торган асфальт-бетонннан өске катлам җәеләчәк, гомуми мәйданы 3150 кв. м булган тротуарлар ремонтланачак, озынлыгы 5807 м борт ташлары алмаштырылачак.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылачак. Аерым алганда, 286 юл билгесен урнаштыру, юл тамгасы төшерү, 7 ясалма тигезсезлекне урнаштыру планлаштырылган.

Хәзер юлчылар барьер киртәләрен һәм тротуарларны сүтәләр.

Совет районындагы Магистраль урамы янында «Мирас» стадионы, «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексы урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын ремонтлау программасына 11 урам керде. Нәтиҗәдә, агломерация буенча норматив транспорт-эксплуатация хәлендәге автомобиль юллары өлеше ел ахырына 84,5% тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International