Татарстанның Лаеш районында илкүләм проект буенча Столбище - Атабай автомобиль юлын төзекләндерүгә керештеләр

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Татарстанның Лаеш районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төбәк әһәмиятендәге Столбище – Атабай автомобиль юлын төзекләндерүгә керештеләр.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган.11 км алып 13,6 км кадәр участогында югары чыдамлыкка ия ЩМА-8 асфальт-бетоннан өске катлам җәеләчәк, трасса күчәрләре торгызылачак һәм беркетеләчәк, ялганган урыннар эшкәртеләчәк, юл кырыйлары ныгытылачак.

Юл төзүчелар тигезләү катламын җәю эшләрен башладылар.

Агымдагы елда Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге юл төзекләндереләчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан 1 млрд 347 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Фото: Столбище – Атабай автомобиль юлын төзеклән6дерү барышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International