Татарстанда 30 апрельдән Идел һәм Кама буйлап пассажирлар навигациясе ачыла

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Татарстанда 30 апрельдән Идел һәм Кама буйлап пассажирлар навигациясе ачыла.

30 апрельдән башлап Казан елга портыннан Студенецка керү белән Садоваяга кадәр, Югары Осланга керү белән Печищига кадәр, Ташевка һәм Шелангага көн саен рейслар оештырылачак. Казаннан теплоходлар шулай ук Түбән Ослан, Ключищи, Матюшино һәм Гребеньга керү белән Кызыл Байракка юл тотачак.

Моннан тыш, май бәйрәмнәренә Казаннан Зөягә кадәр рейслар һәм Болгар һәм Тәтешкә тиз йөрешле линияләр планлаштырылган.

Яр Чаллыдан Соколкига кадәр «М-8» теплоходы беренче рейска 30 апрельдә китәчәк. Маршрутта Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, Сентяк, Котловка, Свиногорье һәм Грахань пристаньнарында тукталыш пунктлары билгеләнгән.

1 майдан Чистай шәһәреннән Кызыл Ярга кадәр чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк рейслар ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International