2021-2022 елларда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыру өчен төбәкләргә 100 млрд сум күләмендә өстәмә финанслау бүлеп бирелгән. Аларның 27 млрд, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, 58 төбәктә гамәлдәге юлларны ремонтлауга каралган, ә калган өлеше 45 төбәктә конкрет юл объектлары төзүгә юнәлдерелгән.
Татарстан шулай ук илкүләм проект кысаларында юл эшчәнлегенә өстәмә финанс алачак. Шулай итеп, республиканың Питрәч районында Казан - Шәмәрдән автомобиль юлының 16,2 км дан 21,977 км га кадәр участогында реконструкцияләүгә акча бүлеп бирелгән.
4,81 км озынлыктагы участок IB категорияле нормативлар буенча 4 хәрәкәт полосасы белән проектланган. Машиналар йөрү өлешенең киңлеге - 14 м, бүлү полосасының киңлеге - 2,7 м.
Юл өслеген алмаштырганда «РОСДОРНИИ» ФАУ яңа технологияләр реестрыннан материаллар куллану планлаштырылган. Аерым алганда, югары катлам күләмле проектлау технологиясе буенча исәпләнгән, аны полимер-битумлы бәйләгечтә вак таш-мастик асфальт-бетон (ЩМА-20) белән салачаклар.
Реконструкцияләнә торган юлда 9 спираль формасындагы тимер торбалар һәм 6 м металлдан сырлы аркалы конструкция урнаштыру каралган.
Проект буенча шулай ук 3 җир өсте җәяүлеләр кичүе төзеләчәк һәм реконструкцияләнә торган участок дәвамында ясалма яктырту урнаштырылачак.
Шулай ук «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2021-2022 елларда Зур Казан боҗрасы һәм Казанның «Серебряный бор» торак комплексы аша Несмелов урамыннан алып федераль әһәмияттәге М-7 «Идел» автомобиль юлына кадәр юл төзелешенә өстәмә акча бүлеп бирелгән.