Татарстан юлларында автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен хәрәкәт ачылды

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген 06:00 сәгатьтә республика юлларында автобуслар һәм йөк транспорты өчен хәрәкәт ачылды.

Төнлә республика юлларында 634 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәткән, шул исәптән төбәк юлларында - 433. Кар чистарту эшләре дәвам итә.

Су, тимер юл транспорты объектлары, Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә. Татарстан аэропортлары хәзерге вакытта штат режимында эшли. Төнлә «Казан» аэропортыннан 01:00 сәгатьтән 03:00 сәгатькә кадәр тоткарлану белән 7 рейс очкан.

15 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар. Аерым районнарда бозлавык. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: көндез -8..-13 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итәбез.

Штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда 8 (843) 291-91-91 телефоны буенча тәүлек буе министрлыкның оператив хезмәтенә шалтыратырга мөмкин.

Фото: makarov.sakh.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International