Зур Казан боҗрасының 2 нче этабында төзү-монтаж эшләре тәмамланды

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Зур Казан боҗрасының (ЗКБ) 2 этабындагы 522 м озынлыктагы участокта төзү-монтаж эшләре тәмамланды. Асфальт-бетон катламының өске катламы 2021 елның маенда салыначак.

Исегезгә төшерәбез, Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәр 1,222 км озынлыктагы ЗКБның 2 этабының төзелеше агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланган иде. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы монолит тимер-бетон күпер һәм трамвай юллары төзелеше кергән 700 м озынлыктагы беренче этап 2020 елның августында тәмамланды.

9 ай эчендә 2 этапта түбәндәге эшләр башкарылды. 221 мең куб м грунт эшкәртелде һәм чыгарылды. Күпер һәм терәк диварлар төзелешендә 20 м тирәнлектәге 305 субай борауланды һәм бетонланды, шул исәптән терәкләрдә – 258 субай, терәк диварларда - 47 субай.

Төзелешнең барлык участокларында да кабул ителгән һәм җәелгән бетонның күләме 15,6 мең куб м тәшкил итте.

Күпер төзелеше буенда һәм 320 нче номерлы балалар бакчасы янында тавыш саклау экраннары урнаштырылды.

Инженерлык коммуникацияләре, шул исәптән су белән тәэмин итү, канализация, газ белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, элемтә, троллейбус, яңгыр канализациясе элемтә челтәрләре төзекләндерелде һәм төзелде, тышкы яктыртулар урнаштырылды.

Автомобиль хәрәкәте өчен төзелгән трассаларның гомуми озынлыгы, съездларны исәпкә алып, 5,69 км тәшкил итте. Шулай ук гомуми мәйданы 16 146 кв. м булган тротуарлар төзекләндерелде.

Гомуми озынлыгы 3745 метр булган трамвай юллары җәелде.

Төзелеш барышында 3590 агач һәм 3990 куак утыртылды, су сибүнең автоматик системасы белән 49,5 мең кв. м газон урнаштырылды.

Эшләрнең генераль подрядчысы булып, әйдәп баручы юл оешмаларының берсе - «Волгадорстрой» ҖЧҖ тора, генераль проектчысы - «Татдорпроект» институты» АҖ. Объектның гомуми бәясе 2,603 млрд сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International