10 ноябрьдән «Салават күпере ТК - Юдино станциясе» автобусы җәдвәленә өстәмә биш тукталыш кертелә: Тимер юл техникумы, Санаторий, «Локомотив» стадионы, Тимер юлчылар мәдәният сарае, АЗС. Шулай итеп, автобус юлында 12 тукталыш булачак.
Автобус «Радужный» ТКннан 06:17, 08:10, 09:35, 12:55, 14:15, 16:10 кузгала. Кире юнәлештә: 07:05, 09:00, 12:15, 13:35, 15:10.
Автобус җәдвәле Юдино станциясе буенча шәһәр яны поездлары җәдвәле белән килештерелгән.
Автобуста йөрү агымдагы датага Юдино станциясенә (яисә аннан) кадәр шәһәр яны поездына йөрү документы яки абонемент булганда гамәлгә ашырыла. Билетны тимер юл кассасында, билет бастыручы автоматлар аша, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында, автобуста сатып алырга мөмкин. Шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен каралган барлык ташламалар да гамәлдә.
Исегезгә төшерәбез, автобус эш көннәрендә генә йөри.