Зур Казан боҗрасында яңгыр суларын чистарту корылмалары резервуарларын монтажлау тәмамланды

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласында Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше дәвам итә. Биредә эшләр агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланды.

Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документлары белән коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру каралган. Монастырь ермагы аша күпер һәм трамвай юллары төзелеше кергән 700 м озынлыктагы беренче этап 2020 елның августында гамәлгә кертелде. 522 метр озынлыктагы икенче этапны 2021 елга тапшыру планлаштырыла.

Узган атнада җир эшләре дәвам итте. 1300 куб м яраксыз туфрак һәм чүп-чар чыгарылды, 1100 тонна инерт материаллары китерелде.

Тротуарда һәм яшел зонада 3800 куб м күләмендә җир полотносы җәелде.

7190 кв. м мәйданда геочелтәр җәю һәм вак таштан нигез салу, 3900 кв. м мәйданда вак таш җәю эшләре башкарылды. 3175 кв. м мәйданда асфальт-бетон өслегенең югары катламы җәелде. 1604 метр борт ташы монтажланды.

Хисап чорында торбаларны җәю, су белән тәэмин итү һәм яңгыр сулары канализациясе коеларын урнаштыру дәвам итә. Атна эчендә барлыгы 109 метр яңгыр канализациясе торбалары салынды.

Яңгыр суларын чистарту корылмалары резервуарларын монтажлау төгәлләнде.

Гамәлдәге йорт төзелешләренә газүткәргеч линияләре сузылды.

2 этап төзелешендә 123 инженер-техник персонал һәм 48 махсус техника берәмлеге мәшгуль иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International