Зур Казан боҗрасының 2 нче этабында Монастырь ермагы аша үтүче күпернең автомобиль юлы аралыкларын сынаулар уңышлы узды

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласында Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше дәвам итә. Биредә эшләр агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланды.

Узган атнада Монастырь ермагы аша үткән күпернең уң һәм сул ягындагы юлларының аралык корылмалары конструкцияләренең киеренке-деформацияләнгән торышы тикшерелде һәм сынаулар үткәрелде. Шулай ук күпер конструкцияләре элементларында көчәнешләрне үлчәү һәм статик һәм динамик йөкләнеш астында төп балкаларны бөгү башкарылды. Үткәрелгән сынауларның нәтиҗәләре башкарылган эшләрнең югары сыйфатлы булуын һәм факттагы күрсәтмәләрнең проектлаучының исәп-хисап алшартларына туры килүен раслады.

2000 кв. м мәйданда яшел зоналар планлаштырылды, люклар монтажланды, 520 кв. м мәйданлы тротуарда ком һәм вак таш түшәлде, 432 метр борт ташы монтажланды.

1200 кв. м мәйданда түбән катлам һәм 14700 кв. м мәйданда асфальт-бетон катламының өске өлеше җәелде, шул исәптән күпер аралыкларында һәм күпер астындагы борылышта.

Төзелеш участогында 650 метр рәшәткәле койма урнаштырылды.

Чистарту корылмаларының тимер-бетон җыелма резервуарын каплау плитәсе һәм диварлары куелды. Торбалар җәю һәм су белән тәэмин итү коеларын һәм яңгыр сулары канализациясен урнаштыру эшләре бара. Атна эчендә барлыгы 50 метр яңгыр канализациясе торбалары сузылды.

Горводозеленхоз белгечләре газоннар урнаштыралар һәм төзелеш участогында агачлар утырталар. Хисап атнасында 350 агач һәм 650 куак утыртылды.

2 этап төзелешендә 54 кеше инженер-техник персонал һәм 10 берәмлек махсус техника эшләде.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документлары белән коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International