Татарстанда «Казан – Ульяновск» - Кама Тамагы – Красновидово төбәк юлы тулысынча ремонтланды

2020 елның 18 сентябре, җомга

Кама Тамагы муниципаль районында 2,7 км озынлыкта «Казан – Ульяновск» - Кама Тамагы – Красновидово автомобиль юлы капиталь ремонтланды. Ремонт Юл эшләре программасы буенча башкарылды.

Әлеге юл буенча мәктәп маршрутлары уза, ул Красновидово авылын «Казан – Ульяновск» - Кама Тамагы юлы белән тоташтыра.

2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше булган юл 4 техник категория нормативы буенча проектланды. Биредә юлның өске катламына нык асфальт-бетон катнашмасы җәелде, һәр яктан 1,5әр метр юл кырыйлары вак таш белән ныгытылды. 188 сигнал баганалары, 1004 барьер коймалар һәм 42 яңа юл билгесе куелды. Шулай ук 10 съезд төзекләндерелде һәм 5 яңа су үткәргеч торбалар төзелде. Яңартылган юл буенча юл тамгасы төшерелде.

Агымдагы елда Татарстанда Юл эшләре программасы буенча 238,9 км төбәк юллары ремонтланачак һәм 50,2 км төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International