Татарстанның Әлки районында 22 июньнән 22 июльгә кадәр Базарлы Матак-Болгар автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябыла. 3,78 км дан 10 км га кадәр автомобиль юлы участогында ремонт планлаштырылган.
Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Алексеевск–Югары Колок һәм «Алексеевск-Югары Колок»-Базяково-Тукай автомобиль юллары тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.
Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.