Татарстанда 12 майдан муниципалитетлар арасындагы даими маршрутларның хәрәкәте яңартыла

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

12 майдан Татарстанда муниципалитетлар арасында даими пассажирлар йөртү буенча маршрутларның хәрәкәте яңартыла.

Транспорт предприятиеләрендә, автовокзалларда һәм автостанцияләрдә биналар һәм транспорт чаралары дезинфекцияләнде, килүчеләрнең социаль дистанциясен үтәү өчен чикләү полосалары ясалды. Шулай ук персонал шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителде.

Рейсларның ешлыгы һәм даими рәвештә башкарылуы, санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү максатыннан, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, корректировкаланачак.

Пассажирларда шәхси саклану чаралары – битлекләр, перчаткалар булырга тиеш. Санитар таләпләрнең үтәлешен ташучылар контрольдә тотачак.

Даими муниципальара автобус маршрутлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны автовокзалларның белешмә номерлары буенча белергә мөмкин: «Көнчыгыш» - 8 (962) 559 30 37, (843) 233 41 17, «Көньяк» - (843) 237 33 23, (843) 237 33 20, «Башкала» - 8 (987) 297 45 03, (843) 293 00 41, (843) 293 05 91, «Төньяк» - 8 (919) 621 73 12.

Фото: alekseyevsk.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International