Казан елга портыннан Студенец, Печищи, Югары Ослан, Ташевка һәм Шеланга авылларына тукталышка кереп, Садоваяга кадәр рейслар оештырылачак. Казаннан теплоходлар шулай ук Түбән Ослан, Ключищи, Матюшино һәм Гребеньга керү юлы белән Кызыл Байрак авылына юл тотачак.
Моннан тыш, май бәйрәмнәренә Казаннан Зөягә кадәр рейслар, Болгар һәм Тәтешкә кадәр тиз йөрешле линияләр ниятләнә.
Шәһәр яны пассажирлар йөртүне Идел елгасы буенча өскә һәм аска таба «Татфлот» суднолар йөрү компаниясе башкара.
1 майдан Чистайдан Кызыл Ярга кадәр рейслар ачыла башлаячак.
Яр Чаллыдан Соколкига кадәр беренче рейска «М-8» теплоходы шулай ук 1 майда кузгалачак. Маршрутта Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, Сентяк, Котловка, Свиногорье һәм Грахань пристаньнарында тукталыш пунктлары билгеләнгән. Бу юнәлештә шәһәр яны пассажирлар йөртүне «Производственное объединение нерудных материалов «Набережные Челны» ҖЧҖ башкара.
Кирәкле бөтен флот техник яктан төзек хәлдә һәм 2020 ел навигациясенә әзер.
Коронавирус таралмасын өчен судно компанияләре кулларны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары, санитайзерлар сатып алган. Елга вокзаллары бинасына керер алдыннан сак хезмәте контактсыз градусниклар белән һәр кешенең тән температурасын мәҗбүри рәвештә үлчәячәк. Экипажлар пассажирларны шул рәвешле утыртачак, алар арасындагы ераклык бер метрдан да ким булмаска тиеш.
Шулай ук битлекләр һәм перчаткалар һәр пассажирда булырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа короновирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 нче номерлы карары нигезендә санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен, гражданнарга сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларыннан башка ваклап сату объектларына, хезмәт күрсәтүләргә, җәмәгать транспортына керү тыела.