2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Түбән Камада Бакый Урманче урамыннан алып Менделеев урамына кадәр 1,9 км озынлыкта Шинников проспекты участогы капиталь ремонтланачак.
Юл хезмәтләре белгечләре хәзер әзерлек эшләре алып баралар. Юлның үзәк өлешендә катламын салдыралар, киләчәктә биредә газон булачак. Шулай ук иске бордюр ташларын сүтү бара.
Яңартылган проспект Түбән Кама автомобильчеләрен генә түгел, җәяүлеләрне дә сөендерәчәк. Проект кысаларында 3 м киңлектәге тротуарларны, куркынычсыз җәяүлеләр кичү юлларын төзекләндерү каралган, заманча яктырту да барлыкка киләчәк. Шулай ук яңа тукталыш павильоннары урнаштыру планлаштырылган. Ә «СемьЯ» үзәк шәһәр паркына килүчеләр өчен парковканы төзекләндерергә планлаштыралар.
Моннан тыш, велоспорт сөючеләр өчен дә аерым бүлеп бирелгән полоса булачак. Проспектның ике ягыннан да велосипед юлларын төзекләндерү планлаштырылган, һәрберсенең киңлеге - 2,2 м. Шинников проспекты шәһәрнең бердәм велочелтәренә керәчәк.
Шинников проспектында капиталь ремонт ясалган участокны агымдагы елның октябрендә тапшырырга планлаштыралар.