Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 151 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 13 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 272 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 167.

Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3979 кеше килгән, 4192 пассажир киткән.

3 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Температура: көндез 0..+5 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International