Үткән тәүлектә республика юлларында 503 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 155 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 14 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 503 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 346.

Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4191 кеше килгән, 4951 пассажир киткән.

25 нче февральдә республикада болытлы һава көтелә. Кар һәм юеш кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: көндез -1..+ 3 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International