Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 158 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 2 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 288 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 167.

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3679 кеше килгән, 3912 пассажир киткән.

10 нчы февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Бераз кар. Урыны белән буран. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы көндез -2..-7 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International