Үткән тәүлектә республика юлларында 568 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 7 феврале, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 166 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылу очрагы теркәлмәгән.

Республика юлларында 568 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 401.

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4161 кеше килгән, 4070 пассажир киткән.

7 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар. Җил көньяктан. Һава температурасы -6..-11 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International