Бүген йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте арасында 2020-2022 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә үзара ярдәм итешү һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Горький тимер юлы–«Россия тимер юллары» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун имза салды.
Әлеге килешүдә Татарстан Республикасы һәм «РТЮ» ААҖ арасында Татарстан Республикасы территориясендә тимер юл транспорты эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә, шул исәптән сәламәтлекне саклау, мәгариф, салым һәм милек мөнәсәбәтләре, Татарстан Республикасында тимер юл инфраструктур проектларын гамәлгә ашыру һ. б. өлкәләрдә үзара һәм алга таба хезмәттәшлек итү күздә тотыла.
Инфраструктура проектлары өлешендә аларны «РТЮ» ААҖ белән бергәләп гамәлгә ашыру буенча чаралар каралган. Аларга «Мәскәү - Казан - Екатеринбург» югары тизлекле тимер юл магистрален проектлау һәм төзү, Казанда боҗра тимер юл элемтәсен оештыру (шәһәр яны элемтәсе), Казанда транспорт-күчеп утыру төеннәрен оештыру, шул исәптән «компрессор» тукталыш пункты тирәсендә, Яшел Үзән станциясендә тимер юл инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү керә.
Яңа килешүдә шулай ук периметраль коймалар белән шәһәр яны электр поездларында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү, контроль һәм исәпкә алу системасын булдыру проектын гамәлгә ашыру каралган. Аерым алганда, проект буенча 2020 елда «Свияжск», «Идел посты» һәм «753 км» тукталыш пунктларында һәм станцияләрендә турникет системалары һәм периметраль коймалар урнаштыру планлаштырыла.
Моннан тыш, юл эшләре программасы кысаларында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «РЖД» ААҖ 15 тимер юл аркылы чыгу урынында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашырырга планлаштыра. Планда - 9 тимер юл аркылы чыгу урынын техник чаралар белән җиһазлау, фото- һәм видео- фиксацияләү.