ТР дәүләт хезмәтләре порталында «Казан» халыкара аэропортын бизәү буенча онлайн тавыш бирү башланды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 ел дәвамында «Казан» аэропортын аңа Габдулла Тукай исемен бирү белән бәйле үзгәрешләрне көтә. Алар шулай ук пассажирларның уңайлылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдереләчәк.

Иҗади төркемнәр тарафыннан аэропортны бизәү концепциясенең биш варианты эшләнде: «Поэзии серебряные нити», «Вдохновение Тукая», «Путь Тукая», «Следуй за ласточкой» һәм «Свет Тукая».

ТР дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә яки турыдан-туры сылтама https://open.tatarstan.ru/polls/ буенча тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталының хисап язмасын кулланып авторизацияләнергә кирәк.

Тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, концепциянең ахыргы варианты әзерләнәчәк.

Ил аэропортларына безнең бөек ватандашларыбызның исемнәрен бирү буенча «Россиянең бөек исемнәре» дигән масштаблы бәйге 2018 ел ахырында узды. Финал тавыш бирүдә республиканың ике халыкара аэропорты өчен 193 меңгә якын тавыш бирелде. Татарстанның «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм «Түбән Кама Нефтехим» директоры Николай Лемаевның исемнәрен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International