Үткән тәүлектә республиканың төбәк юлларында 263 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 163 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 10 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 263 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 153.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4089 кеше килгән, 3999 пассажир киткән.

26 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава температурасы -5..-10°. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International