ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Казан» аэропортын Габдулла Тукай исемендәге тематикага бизәү концепциясе каралды

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген «Казан» аэропортын татар шагыйре Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты тематикасына бизәү мәсьәләсе буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышы булды.

Аны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин үткәрде. Утырышта аэропортны бизәү турында сораштыру нәтиҗәләре хәбәр ителде. Сораштыру күрсәткәнчә, Тукай исеме күбрәк татар әдәбияты, теле һәм мәдәнияте үсеше белән ассоциацияләнә. Икенче урында – аның әкиятләре персонажлары белән.

Утырышта шулай ук балалар һәм яшьләр арасында «Казан» аэропортын бизәүдә Габдулла Тукай исемендәге визуальләштерү буенча иҗади конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр тәкъдим ителде. Оештыру комитеты тәкъдиме буенча, аэровокзал комплексы территориясендә конкурста җиңүчеләрнең эшләреннән төзелгән күргәзмә оештырылачак.

Аннары оештыру комитеты әгъзалары аэропортны бизәүнең 7 концепциясен карадылар. Презентация авторлары әкият геройлары булган артобъектлар, төзекләндерелгән сквер, мәгълүмати панно, яңартылган балалар мәйданчыгы, интерактив инсталляция һәм фотозона кебек элементларны кулланырга тәкъдим иттеләр.

Ленар Сафин аэропортны бизәү буенча бик зур эш башкарылганын билгеләп үтте һәм авторларга креативлык өчен рәхмәт белдерде. Утырыш нәтиҗәләре буенча министр КДАТУга җыелма проект әзерләргә кушты, анда иң кызыклы һәм кулай тәкъдимнәрне исәпкә алырга кирәк. Әлеге проектны оештыру комитеты әгъзалары якын арада караячак.

Исегезгә төшерәбез, ил аэропортларына бөек ватандашларыбызның исемнәрен бирү буенча «Россиянең бөек исемнәре» дигән масштаблы конкурс 2018 ел ахырында узды. Финал тавыш бирүдә ике республика халыкара аэропорты өчен 193 меңгә якын тавыш бирелде. «Казан» аэропорты буенча халык тавыш бирүдә Габдулла Тукай җиңде, «Бигеш» өчен ил халкы Николай Лемаев исемен сайлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International