Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Lufthansa Group җитәкчелеге белән очрашу узды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Lufthansa Group өлкән директоры, Россия Федерациясе һәм БДБ белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Рональд Шульц белән очрашты. Эшлекле очрашуда шулай ук «Казан» халыкара аэропорты, GTM Solutions компаниясе һәм «Татарстан Интернешнл» сәүдә йорты җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында Ленар Сафин Рональд Шульцны Татарстан Республикасының икътисади потенциалы, «Казан» аэропорты үсеше перспективалары белән таныштырды. Министр шулай ук Татарстан Республикасы һәм Германия арасында транспорт элемтәсен үстерүнең мөһимлеген ассызыклады һәм турыдан-туры һава рейсын оештыруда ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек юнәлешләре һәм үзара хезмәттәшлек буенча кайбер практик адымнар билгеләнде.  Аерым алганда, 2019 елның җәеннән башлап, Lufthansa авиакомпаниясенең база аэропортларына (Мюнхен һәм Вена) Казаннан туры рейслар ачу мәсьәләсе хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International