ШӘҺӘР ЭЛЕКТР ТРАНСПОРТЫ УНИТАР ПРЕДПРИЯТИЕСЕ (ГУП "ГОРЭЛЕКТРОТРАНСПОРТ") ТҮБӘН КАМА

Компания турында

Түбән Кама  шәһәрендә трамвайларга аерым игътибар бирелә һәм зур өметләр баглана. Төрле юнәлеш белгечләрен экологик сораулар борчый. Төзүчеләр депо бинасын төзи башлыйлар, юллар салалар.
1967 елның февралендә предприятиедә 25 машина йөртүче, 3 ИТР кешесе, ә хәрәкәт составы нибары 20 вагон була. Түбән Кама Казаннан соң трамвай хәрәкәте ачылган икенче шәһәр була.
Бүгенге көндә Түбән Камада заманча салонлы вагоннары булган трамвайлар йөри.

Трамвай хәрәкәте үсеше тарихының хронологиясе:
-1963 ел - 50 берәмлек трамвай депосы төзелә башлый;
-1966 ел - монтаж өчен җиһазлар, депоның төп җитештерү корпусы тапшырыла;

-машина йөртүчеләр һәм ремонтлаучыларның беренче төркеме Казанга укырга җибәрелә;

-Рига вагонтөзелеше  заводыннан РВЗ-6 беренче 20 вагон кайта;

-1967 ел - 19,2 чакрым озынлыкта "Трамвай депосы - ТЭЦ-1" маршруты трамвай линиясе һәм контакт-кабель челтәре файдалануга кабул ителә;
-1 нче һәм 2 нче номерлы подстанцияләр файдалануга тапшырыла;

-1968 ел- 7 чакрым озынлыктагы “Депо-Телецентр» трамвай линиясе файдалануга тапшырыла;

-3 нче номерлы электрподстанциясе файдалануга тапшырыла;

-шәһәр буенча хәрәкәт ачыла;

-5 данә РВЗ-6М вагоны кайта;

-1969 ел – 9 берәмлек РВЗ-6М вагоны кайта;

-1970 ел – 5 берәмлек РВЗ-6М вагоны кайта;

- 1972 ел - 2,1 чакрым озынлыкта “ТЭЦ-1 – 1 номерлы Шина заводы» трамвай линиясе файдалануга тапшырыла;

- 1974 ел – 11 чакрым озынлыктагы 4 нче номерлы электрподстанциясе белән «Телецентр-Красный Ключ» трамвай линиясе файдалануга кабул ителә;

- 1975 ел - Усть-Катав вагон төзү заводының беренче 14 яңа трамвай вагоннары кабул ителә;

-1978 ел – ИП - 4 сәнәгать зонасына кадәр трамвай линиясе файдалануга тапшырыла;

- 9 нчы номерлы электрподстанциясе эксплуатацияга тапшырыла;

- 1979-1981 еллар – 40 берәмлек КТМ -5М вагоннары алына. 2 нче номерлы Шина заводына кадәр трамвай линиясен поректлау башлана.

-1983 ел – 2 нче номерлы Шина заводына кадәр трамвай линиясе файдалануга кабул тапшырыла.

- 16 нчы номерлы подстанция эксплуатацияга тапшырыла;

- 1987 ел – 7,5 чакрым ИП-4 - ТЭЦ-2 маршруты буенча трамвай линиясе файдалануга тапшырыла.

- 10 һәм 11 номерлы электрподстанциясе эксплуатацияга тапшырыла;

- 71-605 модельле Усть-Катав вагон төзү заводыннан 15 берәмлек яңа трамвай вагоннары кабул ителә;

 - ЦГФУ трамвай боҗрасында базасы укларны күчерү һәм диспетчер пункты төзелә;

- 1988 ел – юл хезмәте базасы төзелә башлый;

 - 1990 - 1992 елларда трамвай вагоннарын заманча яңарту башлана;

- 5 берәмлек 71-605 яңа трамвай вагоннары кайта;

- 1994 ел – 4,8 чакрым озынлыктагы Лесная урамына кадәр трамвай линиясе  эксплуатациягә кабул ителә;

 - 1998 ел - депоның өстәмә ремонт базасын төзү тәмамла;

 - 1999 ел – 2 берәмлек 71-608 КМ яңа трамвай вагоны файдалануга тапшырылды;

- 1999 ел - депоның җитештерү корпусы файдалануга тапшырыла. Хәрәкәтле состав срогын озайту өчен капиталь-торгызу ремонты оештырыла;

- энергия хуҗалыгының күчмә һәм стационар электр лабораториясе файдалануга тапшырыла;

- 2002 ел - БСИ борылу боҗрасы кулланылышка кабул ителә, 7 һәм 8 номерлы яңа маршрутлар барлыкка килә;

-.2003 елда - вагоннар составы 3 берәмлеккә яңартыла, АБК гаражын реконструкцияләү төгәлләнә.

- 2004 ел - 2 яңа 71-619 КТ трамвай вагоны һәм 4 махсус техника берәмлеге кайта,

 РиОПС цехы биналарын реконструкцияләү тәмамлана;

- 2005 ел – 3 трамвай вагоны алына, диспетчер бинасында, трамвай йөртүчеләр, юл монтерлары өчен көнкүреш биналарында капиталь ремонт ясала;

- 2006 ел – 13 нче номерлы үзәк электр станциясенә фундамент салына, беренче яртыеллыкта җитештерү участогы эксплуатациягә кертелә

 - 2007-2009 еллар Муниципалитет белән төзелгән килешү нигезендә эшчәнлек;

- 2007 ел – 1 трамвай вагоны сатып алына;

- 2008 ел - сәнәгать зонасы хезмәткәрләре өчен 4 нче номерлы яңа маршрут кертелә;

- 2010 ел – “Инвалидлар турында” РФ ФЗ үтәү максатыннан инвалидлар өчен  71-613 яңа трамвай вагоннары сатып алына.

 

Түбән Камада трамвай хәрәкәтенең үсеш тарихы моның белән генә тәмамланмый...
 

 

 

 

 

 

«Шәһәр электр транспорты» дәүләт унитар предприятиесенең җитәкчеләре һәм белгечләре
 

Генераль директор     

Хәбибуллин Рафаил Исмәгыйль улы

тел. 39-79-69

факс: 39-81-45

E-mail: pget_nk@mail.ru

Сайт: http://www.getnk.ru  

                                                                                                                            

Ширинкин Виктор Павел улы

Баш инженер

39-79-69

Хәбибуллин Марат Рафаил улы

Генераль директорның беренче урынбасары

39-79-69

Исламгалиев Рөстәм Резан улы

Гомуми мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары

39-79-69

Заяц Николай Владимир улы

Цех башлыгы

39-79-69

Каракузова Татьяна Петр кызы

Хәрәкәт хезмәте башлыгы

39-81-90

Әхмәдшина Асия Равил кызы

ОСВ башлыгы

39-96-90

 

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 25 апреле, 16:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International