Казанда Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты үткәрелүгә бәйле рәвештә Казан – Аэропорт – Казан юнәлешендә өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә.
4, 5 декабрьдә 6722 нче номерлы Казан – Аэропорт поезды. Казан станциясеннән 13.44 кузгалып китә, Аэропорт станциясенә 14.12 килә.
4, 5 декабрьдә 6723 нче номерлы Аэропорт – Казан поезды. Аэропорт станциясеннән 16.22 кузгалып китә, Казан станциясенә 16.43 килә.
4, 5, 6 декабрьдә 6720 нче номерлы Казан – Аэропорт поезды. Казан станциясеннән 10.50 кузгалып китә, Аэропорт станциясенә 11.10 килә.
4, 5, 6 декабрьдә 6721 нче Аэропорт – Казан поезды. Аэропорт станциясеннән 12.35 кузгалып китә, Казан станциясенә 13.01 килә.
Поездлар тукталышсыз хәрәкәт итәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны
– 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе);
- https://sodruzhestvoppk.ru сайтында;
– "Пригород" мобиль кушымтасында алырга мөмкин.