Май бәйрәмнәре көннәрендә Казаннан ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар йөриячәк

2019 елның 19 апреле, җомга

Федераль пассажир компаниясе өстәмә поездлар санын арттыра. Алар иң кирәкле юнәлешләр буенча 26 апрельдән 12 майга кадәр йөриячәк.

Поездларның өстәмә рейслары Казанны Мәскәү белән тоташтырачак:

– 205/206 номерлы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 25, 28, 29 апрельдә, 4, 5, 7, 11, 12 май көнне 22:30 сәгатьтә кузгалачак һәм Мәскәүгә киләсе тәүлектә 12:15 киләчәк. Мәскәүдән 27, 30 апрельдә, 1, 6, 7, 9, 13, 14 майда 01:30 кузгалачак һәм 15:47 киләчәк.

- 215/216 номерлы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 29 һәм 30 апрельдә 07:08 сәгатьтә китә һәм Мәскәүгә 21:29 килә. Мәскәүдән 30 апрельдә һәм 1 майда 02:30 сәгатьтә китә һәм 17:40 сәгатьтә килә;

- 295/296 номерлы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 29 апрельдә һәм 11 майда 23:00 сәгатьтә китә, Мәскәүгә киләсе тәүлеккә 12:35 килә. Мәскәүдән 1 майда 03:20 китә һәм 18:50 килә;

– 275/276 номерлы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 29, 30 апрельдә, 6, 12, 13 майда 01:20 сәгатьтә китә, Мәскәүгә 15:57 килә. Мәскәүдән 30 апрельдә, 1, 7, 13, 14 майда 01: 50 кузгала, Казанга 16:14 килә;

– 275/5676 нчы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 5 майда 01:20 сәгатьтә китә, Мәскәүгә 15:57 килә;

- 295/276 номерлы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 7 майда 23: 00 сәгатьтә китә, Мәскәүгә 12:35 килә. 9 майда Мәскәүдән 01:50 китә һәм Казанга 16:14 килә;

- 243/244 номерлы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 30 апрельдә, 12 майда 08:02 сәгатьтә китә, Мәскәүгә 22:39 килә. Мәскәүдән 1, 13 майда 03:10 сәгатьтә китә һәм Казанга 18:35 килә;

- 274/273 номерлы Мәскәү-Казан поезды башкаладан 26, 27, 28 апрельдә, 1, 4, 9,12 майда 01: 20 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 14:50 килә. Казаннан 26, 27, 28 апрельдә, 4, 5, 11, 12 майда 16:00 кузгалып, Мәскәүгә 04:42 килә;

- 274/205 номерлы Мәскәү-Казан поезды башкаладан 30 апрельдә 01:20 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 14:50 килә. Казаннан 30 апрельдә 22:30 сәгатьтә китә һәм Мәскәүгә 12:15 килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International