Автомобиль йөртүче тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу Татарстан Республикасында тимер юл кичүендә булган һәлакәтнең сәбәбе булды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

26 мартта 14:00 сәгатьтә Горький тимер юлының Кильдураз-Каратун аралыгында көйләнә торган тимер юл кичүендә «КАМАЗ» автомобиле йөртүчесе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм хәрәкәт итүче 2ТЭ10У тепловозына килеп кергән. Ул вакытта гамәлдәге автоматик сигнализация төзек эшләгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Хәрәкәт составы кузгалмаган, юлның габариты бозылмаган. Локомотив зыян күргән, дәрәҗәсе билгеләнә. Юл-транспорт һәлакәте поездлар хәрәкәте графигына йогынты ясамаган.

«РТЮ» ААҖ автотранспорт йөртүчеләрне тимер юллар аша чыкканда Юл хәрәкәте кагыйдәләрен игътибарлы һәм тайпылышсыз үтәргә өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International