Куйбышев региональ куркынычсызлык үзәгенең Ульяновск бүлеге мәгълүматларына караганда, Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге инфраструктурасында гыйнвардан ноябрьгә кадәр тимер юл милкен урлауның 60 очрагы кисәтелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук саклау органнары тарафыннан 19 җинаять эше кузгатылган.
Куйбышев региональ куркынычсызлык үзәгенең Идел-Кама бүлегенең, тимер юлчыларның, транспорт полициясе һәм сак предприятиеләре хезмәткәрләренең даими уртак кисәтү-профилактика эше нәтиҗәсендә Куйбышев тимер юлында тимер юл милкен урлау очраклары кимүе билгеләнә (2018 ел - 130 урлау омтылышы, 2017 ел - 132 очрак).
Куйбышев тимер юлы гражданнарга, җинаятьчеләр хокукка каршы актлар ясап, поездлар хәрәкәте иминлегенә реаль куркыныч тудыралар, пассажирларның сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куялар, дип искәртә.
Шуны истә тотарга кирәк: тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыкшыну административ җаваплылыкка да, җинаять җаваплылыгына да китерә.