Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 114 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 779 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4225 кеше килгән, 3694 пассажир киткән.

30 нчы октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан.  Температура: -1 - +2 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International