Лаеш муниципаль районында 9 октябрьгә кадәр «Габишево авылына керү юлы» автомобиль юлының 0 км дан 1,3 км га кадәр участогы ябылган. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
Урап узу өчен Комлы Кавал-Орловка һәм «Казан-Боровое Матюшино»-Комлы Кавал-«Столбище-Атабай» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән.