Узган шимбәдә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча уеннар узды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы командасы, ТР Югары суды футболчыларын җиңеп, финалның 1/4 чыкты. Киләсе этапта ТР Президенты Аппараты командасы белән көч сынашырга туры килде. Киеренке көрәштә безнең хезмәттәшләребез көндәшләргә биреште. Шуңа да карамастан, бу безнең команданың мини-футбол буенча уеннар тарихында иң яхшы чыгышларының берсе иде. Афәрин, егетләр!